,
search took 0.001 sec. Search results
- Кибет эчен әйләнеп чыкканнан соң, хатын-кыз күлмәкләре эленеп торган җиргә килде ул. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- Күлмәкләрнең ниндие генә юк монда: күз явын алырлык чәчәклеләре дисеңме, бөтерелгәндә парашюттай кабара торганнары дисеңме, тәнгә сыланырдай тарлары дисеңме — бар да бар. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- Тота торган сабын беткән икән, сәхия сабын эзләп сандыкны ачып җибәрде. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- әнкәләре исле сабын җыярга бик ярата иде. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- сәхия, әнисен сагынган чакларда, шушы сандыкны ача, сабын исләре аңа әнкәсенең исе булып тоела. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- Сандыкта инде берничә сөлге һәм тагын ниндидер аламсоламнан башка нәрсә юк, әмма әйберләре кимегәннән-кими барса да, элекке исе бетми, һаман әнкәсен искә төшереп аңкып тора. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- Мондагы сабыннарны сәхия саклап кына тота, үзе дә, кесәсенә акча кергән саен, әнкәсе кебек исле сабын сатып алырга ярата. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- Сәке астыннан, әнисенең йомгагын тәгәрәтеп, песи килеп чыгар кебек тоелды. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- әнкәсе йомгакка җеп ураганда, сәхия, аның җебен кулларына киеп, әнкәсенә ярдәм итешә торган иде. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА
- Менә хәзер дә ул алып кайткан күлмәген ниндидер бер битарафлык белән кулында әйләндергәли. Фанис Яруллин . КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА